Яхшылар үрнәге маяк булсын!
№ 150 (11084) | 29-12-2015, 12:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 410 | Комм.: 0
Район хезмәтчәннәре 2016 елны күтәренке кәеф белән каршылый. Һәр тармакта да республика күгендә маяк булып балкырлык күркәм эшләр бар. Иген культуралары уңышы белән сөендерде.
Әле җир йокыда, әмма игенчеләр күңелендә яз – алдагы уңыш өчен хәстәрлек күрә ул. Бүген төп хезмәт фронты терлекчелек фермаларында. Кышлату сезоны ничек бара? Тармак эшчәннәре елны нинди уңышлар белән каршылый? Кайда, нинди яңалыклар булган һәм, әлбәттә, кайсы хуҗалыкларда сүлпәнрәк эшләүгә юл куелган, мөмкинлекләр кулдан ычкындырылган, алга китү юллары бар – барчасын барлау, уртага салып сөйләшү, алдагы елга план-максатлар билгеләү өчен 26 декабрьдә семинар-киңәшмәгә җыелдылар.