Мәктәп музее– үзе бер тарих
№ 123 (11205) | 27-10-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 352 | Комм.: 0
Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла барып, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда яшибез. Шуңа бүгенге көн бурычларның берсе – яшь буында милли аң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү. Бу юнәлештә эш алып бару һәм бурычларны хәл итүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия.