Бәла-казалар булмасын дисәк…
№ 121 (10904) | 28-10-2014, 17:45 | Төрлесеннән | Просмотров: 630 | Комм.: 0
Агымдагы елның 20 октябренә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, ел башыннан районда 28 янгын чыгу (былтыр бу вакытта 26 янгын булган иде) очрагы теркәлде. Шуның нәтиҗәсендә 3 милион сумнан артык зыян күрдек. Ут-ялкын 10 торак йортны, 13 йорт яны төзелешләрен, бер ярдәмче бинаны юк итте яйсә зыян китерде. Иң зур югалту, әлбәттә, кеше гомере. 6 кешенең гомере ( узган елда 8 райондашыбызны югалткан идек) янгын вакытында өзелде. Утны сүндегәндә 10 миллион сумнан артык матди байлыкны саклап калдык.