» 119 (11201)

“Яшь армия” хәрәкәтенә кушылып

119 (11201) | 20-10-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 284 | Комм.: 0
Бүгенге көндә Русия армиясе заман таләпләренә җавап бирерлек яңа корал белән тәэмин ителгән. Армиягә барып хезмәт итү дә яшьләр арасында югары бәһалана. Моңа кадәр егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге мәктәптә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләре белән генә чикләнә иде.
Русия армиясенә исә төрле корал һәм техника белән идарә итә белүче югары квалификацияле солдатлар кирәк. Күптән түгел илнең оборона министры Сергей Шойгу “Яшь армия” (“Юнармия”) гомумрусия балалар-үсмерләр иҗтимагый хәрәкәтен тергезүне гамәлгә ашыру турындагы указга кул куйды. Бу хәрәкәт безнен районда да оештырылды.