» 1 (11085)

Изге өметләребез тормышка ашсын!

1 (11085) | 1-01-2016, 10:26 | Котлаулар | Просмотров: 494 | Комм.: 0
Изге  өметләребез тормышка ашсын!
Кадерле чакмагышлылар!

Без сезнең белән һәркайсыбызга үзенә генә хас ниндидер яңа ачышлар, яңа очрашулар китергән тагын бер елны тарихка озатабыз. Әлбәттә, аерым хаталар һәм күңелсезлекләр дә булмый калмады, әмма алар безгә яңа тәҗрибә тупларга, көчлерәк булырга гына ярдәм итте. Узган ел сәяси һәм икътисадый өлкәләрдә җиңүләргә, социаль һәм мәдәни даирәләрдә яңа казанышларга да бай булды. Уртак тырышлыгыбыз, максатка омтылучанлыгыбыз, һәркемнең вазифа бурычларын зур җаваплылык тоеп башкаруы нәтиҗәсендә районыбыз тотрыклы үсеш динамикасын саклап калды.



2016 ел – зур башлангычлар елы

1 (11085) | 1-01-2016, 10:21 | Төрлесеннән | Просмотров: 407 | Комм.: 0
2016 ел – зур башлангычлар елы
2016 – Маймыл елында – тормышның бөтен өлкәләрендә көндәшлек артачак, кояш астындагы урын өчен шактый көрәшергә туры киләчәк. Шулай ук финанс тотрыклылыгын булдыру, мәхәббәтне яулап алу да җиңел булмаячак. Иң мөһиме – кыю һәм бөтен башлангычларга ачык булыгыз. 2016 ел – зур башлангычлар елы.