» Материалы за Декабрь 2016 года » Страница 3

Сайлау кампаниясенә йомгак ясалды

144 (11226) | 15-12-2016, 10:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 292 | Комм.: 0
Сайлау кампаниясенә  йомгак ясалды
12 декабрьдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясендә агымдагы елдагы сайлау кампаниясенә йомгак ясады.



Тиздән — Яңа ел

144 (11226) | 15-12-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 360 | Комм.: 0
Тиздән — Яңа ел
Яше-карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Бу көннәрдә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.
Бик көттереп килгән кыш, ниһаять, үзенең турыдан-туры вазифаларын башкарырга тотынды.



“Альянс” – өченче урында!

142 (11225) | 13-12-2016, 11:04 | Район яңалыклары | Просмотров: 274 | Комм.: 0
“Альянс” –  өченче  урында!
Узган шимбәдә Дүртөйле шәһәрендә “Без –киләчәк буын” дип аталган районара шаянлар һәм тапкырлар клублары фестивале үтте. Русиядә Кино елына багышланган әлеге чарада Дүртөйле шәһәренең күп профильле колледжы, шәһәр һәм тирә-як районнар мәктәпләре командалары үзара көч сынашты.



“Талантларның мең төсе”

143 (11224) | 13-12-2016, 10:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 310 | Комм.: 0
“Талантларның  мең  төсе”
Ноябрь ае истә калырлык хәл-вакыйгаларга бай булды. Мәдәният өлкәсендә эшчәнлек аеруча активлашты, төрле чаралар үтте. “Талантларның мең төсе” дип аталган хезмәт коллективлары үзешчәннәренең төбәк смотры районыбызда оештырылды.



Русиянең иң яхшы ике мәктәбе – безнең районда

142 (11224) | 10-12-2016, 09:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 306 | Комм.: 0
Русиянең иң яхшы ике мәктәбе – безнең районда
25 ноябрьдән 27 ноябрьгәчә Санкт-Петербургта V Гомумрусия “Киләчәк мәктәбе. Русиядә заманча мәгарифнең үсеш проблемалары һәм мөмкинлекләре” белем бирү форумы һәм “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе-2016” конкурсының финал өлеше үтте. Анда илнең 90нан артык шәһәре вәкилләре катнашты. Башкортстан данын 14 шәһәр һәм 4 район үзәге-авыл мәктәбе яклады.



“Әниемнең ак күлмәге” – балалар сәхнәсендә

142 (11224) | 10-12-2016, 09:36 | Төрлесеннән | Просмотров: 415 | Комм.: 0
Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…

Һади Такташ.

Әйе, шагыйрь сүзләре аналарны зурлай, олылый. Әдәбияттә Ана образы бик күп әсәрләрдә урын алган. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән”, Ш. Камалның “Буранда” хикәяләре мисал булып тора. Ә менә бу әсәрләрне укып кына түгел, берсен сәхнәдә дә күрсәтү Чакмагыш беренче урта мәктәбенең югары сыйныф укучыларының бурычы иде.



Прокуратурой района приняты меры по нарушениям законодательства в сфере рекламы

8-12-2016, 10:05 | Кеше һәм хокук | Просмотров: 245 | Комм.: 0
Прокуратурой Чекмагушевского района проведена проверка исполнения законодательства при рекламировании услуг по предоставлению потребительских займов, в ходе которого выявлены факты несоблюдения требований Федерального закона от 13.03.2006 № 38-ФЗ «О рекламе».