Райондашлар игътибарына!
27-12-2016, 10:41 | --- | Просмотров: 271 | Комм.: 0
Елдагыча, Яңа ел алды көннәрендә җиз кыңгыраулар чыңлатып, тирә-якка бәйрәм кәефе өстәп тройкалар парады үтәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, хуҗалыкларның тройка атлары быел район үзәгенең базар һәм механика заводы каршысындагы цирклар, аттракционнар, зоопарклар чыгышлары үтә торган мәйданда 30 декабрьдә иртәнге 10 сәгатьтә җыелачак һәм үзәк урамнарны буйлап үтеп, урыннар билгеләнгәч, үз якларына таралышачак. Сезне күңелле тамашага көтәбез, кадерле райондашлар!
Муниципаль район хакимиятенең авыл
хуҗалыгы бүлеге.
хуҗалыгы бүлеге.
Чакмагышта – яңа боз аренасы
№ 148 (11228) | 27-12-2016, 10:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 309 | Комм.: 0
Республика Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов 24 декабрьдә районыбызга эш сәфәре барышында яңа гына төзелеп беткән “Чакмагыш Арена” өсте ябулы боз шугалагын ачу тантанасында катнашты.
Чакмагыш җәмәгатьчелегенең күптәннән көткән өметләре акланды: чагыштырмача тиз арада – нибары өч ел эчендә район үзәгендә республика күләмендә беренчеләрдән булып заманча композитлы материаллардан иң яңа технологияләр кулланып төзелгән боз аренасы ачылды.