Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас
18-06-2016, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 343 | Комм.: 0
Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә дә өлгерергә теләп ару-талуны белми эшли. Печән әзерләү – җәй көнендәге иң кызу мәшәкатьләрнең берсе. Район хуҗалыклары печән хәзерләү, сенаж салу эшенә җиң сызганып тотынды. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бүгенге көнгә район буенча 3739,5 тонна печән, 16822 тонна сенаж салынды. Печән әзерләү эшендә “Базы” хуҗалыгы уңганнары алда бара, алар 1347 тонна печән туплаган. “Победа” хуҗалыгында 610, “Алга”да 455 тонна сыйфатлы мал азыгы әзерләнгән. Сенаж салуда да базылылар җитештерүчәнле эшли, алар бүгенге көнгә 11 мең тонна сусыл азык тупларга өлгергән. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч 3013 тонна, Ленин исемендәге хуҗалыкта – 2014 тонна, “Октябрь”, “Волга” хуҗалыкларында да җәйге мөмкинлекләрдән җитештерүчәнле файдаланып калырга тырышалар. Район буенча 8937 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәр 7542 гектарда беренче катка чабылды. Кызганычка каршы, берничә хуҗалыкта әлеге эшне тиешле оештыра алмыйлар.