» Материалы за 23.01.2016

“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”

8 (11092) | 23-01-2016, 16:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 375 | Комм.: 0
“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”
“Өченче буын халык университеты” республика максатлы программасына ярашлы, аны тормышка ашыру йөзеннән 2011 елдан бирле район үзәгендә халык университеты эшләп килә. Анда 55 һәм 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгыльләнә ала.
Моның өчен беренче чиратта социаль ярдәм идарәлегенә килеп, кайсы юнәлеш буенча өйрәнергә, укырга теләгеңне белдереп, гариза язарга кирәк. Паспорт һәм пенсионер таныклыгын да алып килү мотлак. 2015-2016 елларда оештырылган шундый уку үзәкләренә өченче буын вәкилләре зур теләк белән йөри. Аның берсе гимназиядә урнашкан.