Вакыт бетә, ашыгыгыз!
9-12-2014, 12:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 596 | Комм.: 0
Район үзәгендә редакциянең үз почтальоннарында, редакция хезмәткәрләрендә һәм аның тугры ветераннары һәм дусларында “Игенче”гә шул ук вакытка язылу 475 сум, “Саҡмағош сатҡылары”на – 108 сум тора (үзебез тарату сәбәпле, почта чыгымнары кертелми).
Ярминкәгә рәхим итегез!
9-12-2014, 12:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 567 | Комм.: 0
Шимбә, 13 декабрьдә, сәгать 10нан район мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында традицион ярминкә үткәрелә. Авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре, крәстиян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләре, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сәүдә оешмалары вәкилләре, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек тәкъдим итәчәк.
Барысы да – имин тормыш өчен
№ 142 (10925) | 9-12-2014, 12:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 611 | Комм.: 0
Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә төзекләндерү, яшәгән җирне матурлау буенча ел саен зур күләмле эшләр башкарыла. 2008, 2012 һәм 2013 елларда авылларны төзекләндерү, санитар чистарту буенча һәм янгынга каршы хәвефсезлек чараларын уңышлы гамәлгә ашырган өчен муниципаль районның өченче дәрәҗә Дипломнары белән бүләкләнүе – моның ачык мисалы. Узып баручы 2014 елда бу юнәлештә ниләр башкарылган – Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков белән әңгәмәбез шул хакта.
–Хәлил Рәис улы, белүемчә, агымдагы елның июнь, июль һәм август айларында районыбыздагы авыл биләмәләрендә яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы буенча үткән семинар-киңәшмәләрдә Сез дә актив катнаштыгыз, аңа яхшы әзерлек белән килеп, бу юнәлештә зур күләмле эшләр башкардыгыз. Семинар барышында без алар белән якыннан таныштык. Очрашу барышында киләчәккә планнарыгыз турында да сөйләдегез. Мәсәлән, Иске Балак авылында күпмедер арада су линиясен яңага алыштырачакбыз, дигән идегез, моны эшли алдыгызмы? Гомумән, авылларда су белән тәэмин ителеш ничек тора?