» Материалы за 22.11.2016

Республика яңалыклары

134 (11216) | 22-11-2016, 09:10 | Төрлесеннән | Просмотров: 290 | Комм.: 0
Башкортстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарны яшәү урыны белән тәэмин итү буенча программа проекты эшләнде. Әлеге программа чикләрендә 2017-2025 елларда эконом-класслы торак төзү тәкъдим ителә. Бу максатта коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан төзелгән йортлар исәбенә куртымлы (наемный) торак фонды формалаштыру күзаллана.
* * *
Республика Хөкүмәте 2017 ел азагына кадәр Башкортстан сода компаниясе (“БСК”) акцияләренең дәүләт пакетын хосусыйлаштыра. Төбәк әлеге оешманың 38,72 процент акцияләре хуҗасы.



“Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе”

134 (11216) | 22-11-2016, 09:04 | Район яңалыклары | Просмотров: 396 | Комм.: 0
Тозлыкуш мәдәният йортында уздырылган фольклор кичә шулай дип аталды
“Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе”
Зал авыл өе кебек бизәлде. Тәрзәләрдә — борынгы челтәрләр, тәрәзә араларында — чиккән кызыл башлы сөлгеләр. Сандык өстенә дә чиккән сөлге, сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Сәхнәгә кызлар йөгереп чыкты. Аулак өйгә кич утырырга кул эшләрен дә алып килгәннәр.