Әниләр хөрмәтләнде
№ 137 (11219) | 29-11-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 300 | Комм.: 0
Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Бу көннәрдә районыбызда сөекле хатын-кызлар, кадерле гүзәл затлар – әниләр көненә багышлап мәдәни чаралар үткәрелде. Үткән җомгада Чакмагыш мәдәният йорты балкып торды.
“Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлик”, — диделәр семинарда катнашучылар, басу эшләренә техниканы сыйфатлы итеп ремонтлау турында киңәш кордылар
№ 137 (11219) | 29-11-2016, 10:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Басу эшчәннәре сынауны уңышлы тотты: вакытында чәчте, чәчүлекләрне тәрбияләде, уңышын җыеп алды. Бушанып калган җирләр йокыга талды. Әмма җир кешесе күңелендә тынгылык юк: киләсе яз, алдагы уңыш турында бүгеннән хәстәрлек күрергә тиеш ул. Хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар, бригадирның техника буенча ярдәмчеләре “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативында үткәрелгән семинар-киңәшмәгә шул хакта сөйләшергә, башкарыл-ганнарны барларга, киңәш корырга, алга максат куярга җыелды.
Фермада эшләр көйле
№ 136 (11218) | 26-11-2016, 09:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
“Волга” авыл хуҗалыгы кооперативының терлекчелек тармагы эшчәннәре елны уңышлы тәмамлау өчен зур көч салып эшли. Рим Әхтәриев җитәкчелек иткән Яңа Бирде товарлыклы- сөтчелек фермасында эшләр аеруча көйле бара.
Караталда каз өмәсе
№ 136 (11218) | 26-11-2016, 08:58 | Төрлесеннән | Просмотров: 358 | Комм.: 0
Иске йолаларны яңартып
Салкыннар башланып, җиргә кар яту белән авылларда көз өмәләре үткәрү —борынгыдан килгән күркәм гадәт. Бу көнне хуҗаларга ярдәмгә туганнары, дуслары, күршеләре җыела. Казларны тик булдыклылар гына үстерә ала. Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп муллыкта-җитешлектә яшәүче гаиләләр күп.
Салкыннар башланып, җиргә кар яту белән авылларда көз өмәләре үткәрү —борынгыдан килгән күркәм гадәт. Бу көнне хуҗаларга ярдәмгә туганнары, дуслары, күршеләре җыела. Казларны тик булдыклылар гына үстерә ала. Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп муллыкта-җитешлектә яшәүче гаиләләр күп.
Яшь фельдшерларга пособие бүленәчәк
№ 135 (11217) | 24-11-2016, 09:19 | Төрлесеннән | Просмотров: 272 | Комм.: 0
Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, республикабыз Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләрне яклау максатында яшь фельдшерларга 500әр мең сум акча бүләчәк. Әлеге пособиене алган белгечләр кимендә биш ел буе медицина учреждениеләрендә эшләргә тиеш булалар.
“Мин тормышны сайлыйм!” акциясе
№ 135 (11217) | 24-11-2016, 09:17 | Төрлесеннән | Просмотров: 352 | Комм.: 0
Наркомания –дистәләрчә мең гомерләрне өзүче авыру гына түгел, ул – бар җәмгыять иминлегенә янаган социаль афәт.
Республика яңалыклары
№ 134 (11216) | 22-11-2016, 09:10 | Төрлесеннән | Просмотров: 290 | Комм.: 0
Башкортстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарны яшәү урыны белән тәэмин итү буенча программа проекты эшләнде. Әлеге программа чикләрендә 2017-2025 елларда эконом-класслы торак төзү тәкъдим ителә. Бу максатта коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан төзелгән йортлар исәбенә куртымлы (наемный) торак фонды формалаштыру күзаллана.
* * *
Республика Хөкүмәте 2017 ел азагына кадәр Башкортстан сода компаниясе (“БСК”) акцияләренең дәүләт пакетын хосусыйлаштыра. Төбәк әлеге оешманың 38,72 процент акцияләре хуҗасы.
* * *
Республика Хөкүмәте 2017 ел азагына кадәр Башкортстан сода компаниясе (“БСК”) акцияләренең дәүләт пакетын хосусыйлаштыра. Төбәк әлеге оешманың 38,72 процент акцияләре хуҗасы.